Дилбәр Исраева "Әнкәй"

Дилбәр Исраева "Әнкәй"

16нчы көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Сәкинә карчык үзе теләгәнчә, үз өендә, балалары янәшәсендә бакыйлыкка күчте. Гөлсинә бу мизгелдә ни кичергәнен үзе дә аңламады. Ышанып бетә алмады ул әнкәсенең үлеменә. Аны караган иң авыр чакларда ул бу көннең кайчандыр җитүен тели дә иде кебек. Әмма болай тиз булыр кебек түгел иде. 9 ай яшәде әнкәсе алар белән. Бер карасаң, күп тә түгел. Шушы көннең болай тиз киләсен белгән булса, ул әнкәсе белән иркенләп сөйләшеп утырган булыр иде. Рәхәтләнеп кызы белән бер утырып сөйләшергә зар-интизар булып ятты бит. Аннары хәтере китте... Гомер шундый тиз үтеп китә икән. Менә Гөлсинә әле чаба да чаба, тегесе кирәк, монысы кирәк. Ә менә әнкәсенә инде берни кирәк түгел. Берничә ай элек кирәк иде, бүген кирәк түгел. Дөнья куганда мөһим нәрсәләр турында онытып җибәрәбез, ахры... Гөлсинәнең иреннәре «Хуш, әнкәй» дигән сүзләрне кабатлый. Бүгеннән башкача, әнисез тормыш башлана иде… #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ДилбәрИсраева #Әнкәй #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары

Тэглар:

44

0