16 нчы көн Рифә Рахман "Татар кызы"

16 нчы көн Рифә Рахман "Татар кызы"

Чынлап караганда, кайда да бер тормыш ул, кайда да көрәшеп яшәү, Рәгыйдә,— диде Буранбай, аны уйларыннан кайтарырга тырышып. Ул тормышка читләр дә килеп тыгылса, вак көрәшләр сугышка әверелә. Алай да электән килгәнчә көн итү кыргызга якынрак. Ул андый тормышны үзенеке саный, башкасын урысныкы. Үзенчә яшәүдән качкан татарларны да урыс белән бер күргән кеше күп...

Тэглар:

75

0