16 нчы көн. Әдәбимарафон2024
Горур Казан! Горур Казан! Сиңа киләм әле. Бер күрмичә тагы түзә алмам. Без татарның гүзәл башкаласы- Аерылып синнән тора алмам. Тукай сине мактап туя алмаган. Муса да бит сине яраткан. Шаляпинмы сине моңлы иткән? Ә Сарабыз җырга баеткан. Яшь түгел син Казан, бәхәсләшмим, Тарихларны җыеп барладың. Еллар үткән саен чибәрләнеп, Матурлыкны үзең яуладың! Ап-ак диварлары Кремельнең, Күрсәм әгәр күңел җилкенә. Йөзек кашы булган Сөембикә, Барган саен назлы күренә. Китәм Казан. Әле килермен мин, Бауман урамында йөрергә. Кол-Шәрифкә, паркларга барып, Горурланып сине күрергә. Саҗидә Мансурова
83
0