#Әдәбимарафон Радик Фәизов "Очрашу" хикәя уналтынчы көн

#Әдәбимарафон Радик Фәизов "Очрашу" хикәя уналтынчы көн

16 нчы көн Кайтып җиткәч тә әле шунда ук кунакханәгә кереп китмәде Габдрахман ага. Инде тынып калган шәһәрнең утларына карап бераз эскәмиядә утырды. Тәмам тетрәнеп, гаҗәпләнеп калган иде ул. Аның күңелендә төрле чагыштырулар, Кәрим бай малае Вафа яшәп яткан хәзерге утар, аның зиннәтле иркен йорты, чынаяк плитәле йөзү бассейннары, ә шулар янәшәсендә үзләре көн иткән поселок, уналты фатирлы кирпеч йортлар, ул йорттагы карчыгы белән икесенә бирелгән ике кысан, шыксыз бүлмә, йортның чүп-чарга баткан ишегаллары, эченә керергә куркырлык бәдрәфләре иде. Ә күңелендә ниндидер гарьләнү, үткән гомернең мәгънәсез- легеннән үкенү, бушлык, инде берни белән дә, беркайчан да тутырып булмый торган бушлык иде. 238 нче бит #татнетныүстерүфонды #татнетныүстерүфонды #үкенеч #очрашу #татарстанязучыларберлеге #РадикФәизов #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 #татарстанкитапнәшрияты #Тателеком #китап # татар теле #әдәбият #үзүсеш #44

Тэглар:

69

0