Равилә Шәйдуллина "Алмагач дәресе" Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен шигырьләр җыентыгы

Равилә Шәйдуллина "Алмагач дәресе" Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен шигырьләр җыентыгы

📚 XXIX #әдәбимарафон Раян Равзутдинов, 5 яшь 16 нчы көн "Алмагач дәресе" Алмагачта бер алма бар: Шундый зур, шундый кызыл. Бик биектә, алып булмый, Буен булса да озын. Алманың җиргә төшкәнен Малайлар озак көтте, Сабырлыклары сынганнар Өенә кереп китте. Төшмәс, ахры, кызыл алма, Төшмәс, ахры, бүген дә… Тик бер малай гына калды Көтеп агач төбендә. Алма, ниһаять, пеште, Жиргә сикереп төште. Еракка барасы юк, Үрелеп аласы юк. Елмаеп, көлеп ята Кул сузымында гына, Нәкъ урынында гына. Алма түгел - дәү бүләк, Ашап карыймчы тизрәк.36-37 битләр #әдәбимарафон2024 #татнетныүстерүфонды #татарстанязучыларберлеге #татартеле #китап #Белемрадиосы #Таттелеком #РавиләШәйдуллина

Тэглар:

91

0