"Каракош" Нәбирә Гыйматдинова

"Каракош" Нәбирә Гыйматдинова

16 нче көн Кемнекен урлаган да кемнекен кабып йоткан әле ул? Ә теге төн... юк, бетте, эреде теге төн, аны бүтән искә алу юк. Зур нокта аның артында. Кара Карга каберендә череп ята, күмер төсле күзләре белән чукып, сүзсез генә каргыш яудырмый. Каргышын әйтер идең... «Дөмек, бет, кадал» дигәндер, ә шуның кайсысы чынга ашкан ди әле. Рәхимҗан һаман исән-имин, һаман төп-төз басып йөри. Эчкән суы белән чәйнәгән ризыгы да тамагыннан үтә. Авылдан таярга дигән карар искәрмәстән генә җанга беректе дә куйды. Бәрия биш чакрым ераклыктагы авылда эшли, гадәттә, эңгер-меңгер төшкәч кайту юлына чыга, аның кулында һәрвакыт авыр сумка була иде. Рәхимҗанның шул йөкне илтешеп тә куйганы бар. Ирекле бәяләр кызны тәмам  азындырды, ул кибеттә ничек теләсә, шулай сата, ә артып калган тауарын зур сумкасына шудыра иде. Мондый мал җанлы хатын — үзе бер бәхет.

Тэглар:

49

0