16 нчы көн. Сәкинә Хайруллина

16 нчы көн. Сәкинә Хайруллина

Яшәү белән бакыйлыкның чиге Сикәндерә адәм баласын. Җәннәтләре чакырып торганда да Килә аның Җирдә каласы. Бу-гөнаһлы, вакытлыча дөнья Дисәләр дә Җиргә карата, Адәм шундый: берчак гашыйк икән, Бар йөрәген биреп ярата. Мең ләззәтне алыштыра аңа Бер сынауны үтеп җиңүе. Иртә таңда иркен сулыш алып, Мин яшим бит, шөкер, диюе. Шөкер, дисең, алтын көзгә кергәч, Ап-ак карлы кышка сөенеп. Эзгә басып язлар, җәйләр килә Чуар төсләренә киенеп. Бер китәсе инде, дисәләр дә, Китәсе һич килми бит әле. Языла торсын, бик тиз ябылмасын Гамәл дәфтәренең битләре. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #СәкинәХайруллина #Дөньякүләмәдәбимарафон: #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #МиллионТатар #НурлатМарафончылары

Тэглар:

111

0