16 нчы көн. Әбием. АлинәХисамиева.
16 нчы көн. #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Әбием. Миләш тәлгәшләрең кар каплады, Гомерең кышка аяк атлады. Саф - пакь синең изге теләкләрең, Шул карларның гүя аклары. Кояш нуры балкый синең йөздә, Сугыш - ачлыкларны үтсә дә. Күңелең яшь...язгы гөлләр кебек, Яфракларны инде кипсә дә. Әле hаман сиңа сыенам мин, Язмыш күген болыт күмгәндә. Киңәшләрең юлдаш тормышымда, Тормыш йомгакларын сүткәндә. #КөзгеЯфракларКочагында #ТатарстанЯзучыларБерлеге #АлинәХисамиева #Әбием #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары
Сылтамалар:
103
0