Гомәр Бәширов. " Җидегән чишмә!.
16 нчы көн. #дөньякүләмәдәбимарафон #әдәбимарафон2024 -... Менә сиңа бер мисал: дөнья галимнәре, ике мең дә унынчы елда эчә торган суга кытлык башланачак, дип кисәтәләр. - Ничек? Бөтен Җир шарындамы, әллә бездә генәме? - Дөнья күләмендә!...Тик шуңа кем дә булса ышана дисеңме, шуңа борчыла дисеңме? Юк! Без моны колагыбыз белән ишетәбез, ә күңелебез белән ышанмыйбыз. Әйе, ышанмыйбыз! Әле җитмәсә, каһкаһә белән көләбез. Һа! Ничек кимесен ул су? Күктән яңгыр булып явып тора. Җир астыннан чишмә булып бәреп чыга, дибез. - Ә галимнәр ышандырырлык итеп әйтәме? - Бөтен фаҗига да шунда шул, фән раслый моны, фән! Суның да чиге-чамасы бар. Моның хикмәте шунда: су кайчандыр бер яралган да хәзер аңа яңасы өстәлми. Әйләнештә булганының бер өлеше табигатькә яңадан су булып әйләнеп кайтмый, бүтән матдәгә әверелә. Димәк, төче су хәзинәсе көн саен, сәгать саен өлешләп гел кими бара. 275 нче бит.
112
0