Бикбатыр белән Биккуркак
16 нчы көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Бикбатыр белән Биккуркак Бер баланың ап-ак куяны белән бик матур песие булган. Алар үзара бик тату яшәгәннәр. Куян, кетер-кетер итеп, агач кайрысы кимергән, ә песи, чепер-чепер итеп, сөт эчкән. Песи бернәрсәдән дә курыкмый икән, аңа теге бала «Бик-батыр» дип исем кушкан. Куян, дер-дер килеп, бар әйбердән дә шүрли, аны ул «Биккуркак» дип атаган. Биккуркак беркөнне стенада коточкыч әйбер күргән: колаклары бик озын, мыеклары селкенеп тора, ә үзе бик килбәтсез икән. Куркуыннан Куян нишләргә дә белмәгән, баскан урыныннан кузгала да алмаган. Ярый әле Бикбатыр килеп җиткән һәм Биккуркакка бераз көч кергән: «Әй юләр, юләр, — дигән Бикбатыр, — үз шәүләңнән үзең куркып торасың ич», — дигән. Биккуркактан көлгән. «Ярый әле син килдең, Бикбатыр, куркуымнан үлгән булыр идем», — дигән Куян. Икенче бервакытны Куян тагын куркуга төшкән, йөрәге аның дөп-дөп типкән, нәрсәдер бик нык итеп кыштырдый икән. «Хәзер идән астыннан чыга да, кыштырдаучы нәрсә мине кабып йота», — дип уйлый икән Куян. Песи дә колакларын торгызган, ул да курка, ахры, дип уйлаган Куян. Шулчак нидер шап итеп дөбердәп киткән. Куян һушсыз була язган. Ә Песи, авызына нәрсәдер кабып, Куян янына килгән. Килгән дә: «Менә сине куркытучы нәрсә шушы инде», — дигән, бер кечкенә генә кара әйберне Куянга күрсәткән. «Шушы кечкенә генә фетнә шулкадәр тавыш чыгара аламы?» — дип, Куян гаҗәпләнеп караган. Өченче бер тапкыр ачык ишектән бер эт килеп кергән һәм каты итеп өрергә керешкән. Куян карават астына кереп качкан. Ә Бикбатыр идән уртасына чыгып баскан, зур күренергә тырышып, сыртын кабарткан, эт һөҗүм итсә, аның битләрен тырнарга җыенган. Билгеле, эт аңар кагылмаган, ишектән әкрен генә чыгып сызган. Ә Бикбатыр үзенең батырлыгы аркасында бу бәладән дә бик оста котылган. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #АбдуллаАлиш #БикбатырБеләнБиккуркак #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары
59
0