Туган тел

Туган тел

16 нчы көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Туган тел И туган тел! Язмыш фалы, Ярый әле тугансың, Болгар бабам заманыннан Исән-имин торгансың. И туган тел! Ят булмадың Сине сөйгән балаңа. Кайнап яшәсен дип куштың «Казан» дип башкалаңа. И туган тел! Кояшым син, Таң булып атар көнем. Җуймас-җуелмас мирасым, Тел биргән татар телем! И туган тел! Туганкаем, Әти дә, әни дә син. Бәхет ишеге катында Көтәсең әле дә син. Тел язмышы, ил язмышы, Кара узган чорларга. Телсез халыклар баралмый Киләчәк гасырларга! Без барган да, барачак та, Бердәмлек безгә кулай. Үткәндә – моң, алда – иман, Әйдәманыбыз – Тукай! #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТаһирШәмсуаров #ТуганТел #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар

Тэглар:

95

0