Резедә Фәсахова 'Ятим нигез"
16 нчы көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 *Ятим нигез* Озак басып торды бу йорт Хуҗаларын көтә-көтә... Көтеп арыгач утырды. Инде...җиргә сеңеп бетә... Күккә тиеп торган түбә Бүген менә башын игән, Тәрәздәге утлар белән Өметләре инде сүнгән. Шаян җилләр ачып-ябып Җимергәннәр җилкапканы. Коймалары кыйшайганнар Көтә-көтә ул кайтканны. Ачык ишеклэрдән кереп Кар-яңгырлар байтак тулган. Салкын төндэ карга -чыпчык Өй эченә кереп кунган. Бакчаларны, ишекалдын Чирәм түгел,әрем баскан. Төштэ күрде бүген өе — Нигезенә Хуҗа кайткан!!! Имеш, өйгэ кайту белән Учагына ялкын куйган. Түрдә торган ап-ак миче Җылы күрми күптән туңган. Имеш ,куйган самоварны, Тәрәзләргә челтәр элгән... Дистә еллар ятимлектә Интеккэнен имеш белгән... Салкын җиргэ башын куеп, Татлы төшлэр күрә-күрә, Япа-ялгыз ятим нигез Тагын салкын кышка керә... #ТатарстанЯзучыларБерлеге #РезедәФәсахова #ЯтимНигез #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТәртипРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары
68
0