
16 нчы көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Таһир Шәмсуаров "Янәшәдән атлый өлкәннәр"
Сез барында яшәү рәхәт безгә, Сезнең белән ямьле бу көннәр. Гомер көзе язга алып барсын Шуны телим бүген өлкәннәр! Балалар дип яшәдегез җирдә Өмет белән көтеп һәр таңны. Сезнең сыман яратырга кирәк Күз карасы газиз Ватанны! Бер телемне ун балага бүлеп Яшь күрсәтми ничек түздегез?! Өстәлдәге ипи валчыкларын Ак яулыкта саклый идегез! Илгә җиңү алып кайткан ирләр Сез мәңгегә хәтер түрендә. Һәйкәлдәге сүнмәс мәңгелек ут Йөрәкләрдә яна бүген дә! Елмаюлар бик килешә Сезгә, Кояш сыман балкый йөзегез. Бүген менә бәйрәм иртәсендә Аяз таңнар бары телибез! Дөнья борчулары онытылсын, Истә калсын көләч минутлар. Күп кирәкми, җанга сихәт биреп Кочагына алсын оныклар! Төшегезгә бик еш керә, беләм Күз алдында тора үткәннәр. Гомер көзе язга алып барсын Янәшәдән атлыйк өлкәннәр!.. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТаһирШәмсуаров #Янәшәдәнатлыйөлкәннәр #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары
Сылтамалар:
110
0