Ринат Мөхәмәдиеа "Ак кыялар турында хыял"
15 нче көн Җил исте, сулар акты — вакыт үзенекен итте. Ай үсәсен көн үскән Микәй иң дәү кардәшләреннән дә калкурак, гайрәтле бер тәкә булып үсеп җитте. Нык, калын сыйраклар өстендә торган тыгыз тән, туры муен һәм текә маңгай, елык-елык килеп күзләрне камаштырып торган көмешсу мамык дисеңме, бер пар чалгы сыман һава ертып торган туры озын мөгезләрме — болар бары да тик аңарда, Микәйдә генә. Көтү җыелган урынга ул төшми торып, кәҗәләрне урыннарыннан кузгатырмын димә. Авылдагы барлык кәҗә көннең-көн буена аның тирәсендә. Көтүчеләр дә, авыл кешеләре дә күнекте моңа. Микәй күренә икән, димәк көтүдән бер кәҗә дә качмаган дигән сүз. Микәй кая китсен, болай да һәрчак иректә ич. Иртәнге тынлыкны ертып, көтүнең ук очы сыман, беренче ул атлый. Чыкта коенган ямь-яшел үзәнгә беренче булып ул аяк баса. Чыклы үләндә беренче булып аның дүрт тоягы эзе кала, һәр иртәнең сусыл үләннәрен иң элек ул татып карый. Инеш аркылы чыкканда аз гына да
64
0