"Урланган яшьлек"

"Урланган яшьлек"

Кызык бу дөнья дигәнең, әле дөньяга да килмәгән, корсакта да беленми бит. Шулай да бу тормыш хәзер тулаем аңа бәйләнгән, бар уй-хисләр аның турында гына. Күңелнең иң түрендә яшеренеп - шатлык, корсакта әлегә яшеренеп кенә кемдер үсә. Шатлыкны, кычкырып-кычкырып, кем белән булса да уртаклашасы килә, тик ярамый, әлегә ярамый. Зөһрә әлегә үзе дә моның ни белән бетәсен белми. Ул үз уйларына чумып йөри йөри торганга әйләнеп китте. Менә әле дә эшеннән чыкты да ашыкмый гына атлавын белде. - Зөһрә, Әөһрә кызым... - Зөһрә сискәнеп куйды. - Әй, Хәтирә әби, бөтендәй дә башымнан чыккансың. Син бит ач инде. Әйдә минем белән кибеткә, нәрсә ашарга телисең, нәрсә алыйм? - дип, карчыкны кочаклап алды. Әби: И, балам, бер чәшке кайнар сөтле чәй булса, миңа берни кирәкми, - дип, Зөһрәнең күзләренә текәлде.

Тэглар:

82

0