Урланган яшьлек
Көннәрдән бер көнне Кәримне "бәлки ул да бәрәр җирдә берәрсе белән йөреп, туеп кайтадыр" дигән уй борчый башлады. Аннушкага ире шалтыратса, мин совещаниядә, дип алдый. Төнге уңда нинди киңәшмә булсын, ди. Минике бәлки көндез йөреп кайтадыр. Кәримнең фантазиясе көчәеп китсә, яхшылык бетәр, димә. Беркөнне шул уйлары тышка тишеп чыкты: - Ник син мин кайткан саен йөоклап ятасың, кайда туеп кайтасың, кем белән себерелеп йөрисең? - дип кычкырып җибәрде төн уртасында. Куркып торып утырып Зөһрә, ирен беренче күргәндәй, карап торды да тыныч кына: - Ә син кайда туеп кайттың, мэрия бишкә чаклы гына эшли түгелме соң? -Минме, мин...- диде дә төртелеп калды. Туры сорауга җавап юк иде. - Сез хатын-кызлар барыгыз да бер, себеркеләр.
78
0