"Кем каргады?"

"Кем каргады?"

Миңсылу апа, балалар карашып, өйдә дөнья көтте. Әллә үзен гаепле санапмы, әллә артык сорау бирүләреннән куркыпмы, кешләргә кереп йөрмәде. Ә үзләренә кергән кешегә сөенеп бетә алмады, соңгы шырпысына, тозына кадәр биреп чыгарырга әзер иде. Бигрәк тә камыр ризыкларына оста мари түти, кергән бер кешене сыйлап, чәйләп озатты. Берәү дә аңа читтән килгән килмешәк итеп карамады, авыл халкы аны үз итте, йортын урап үтмәде. Ул, күрәсең, кешеләргә шуңа рәхмәтле иде. Кызы, тик менә кызы нык үзгәрде. Эше бара, үзе хөрмәттә, бар кешегә кирәк. Акчаны да яхшы эшли. Яңа өйгә күченделәр: тыкрык башы булса да, кеше арасында. Җитмәсә, өенә кайтуын кем дә булса я ногыт, я кәрт салдырырга көтеп утыра. Миңсылу әни аның эштән кайтуына ашарга әзерләп, алдында биеп диярлек торды.

Тэглар:

94

0