
Фәүзия Мөхәммәтова
15нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Утлы күбектәй кайнаган Гәрәбәдәй көз ае, Кояшны әсир итәргә Тапкан бит, әнә, җаен: Күк катларыннан иелеп Үпкәнгә кояш көзне, Чуар төсләр балкышында Каршылый урман безне. Хушнамәле бу халәттән Үзеңә дәрман алып, Як-ягыңа күз саласың Адым саен тукталып. Раббы үзе җанландыргач Урмандагы хәятне, Күз угында тотмый булмас Мондагы вәзгыятъне. Итәгенә сары ялкын Капкан каен кызына, Күр, гашыйк усак төренгән Ахак кызыллыгына... Зәңгәр күкнең галибанә Биеклеген үз итеп Үскән яшел чыршылар да, Егет булган буй җитеп. Манара булып калыккан Төз наратлар, чыршылар, Көздән соң килер кышны да, Яшел килеш каршылар... Ә менә, мәгърур имәннәр Көзнең бар төсен җыйган. Гүяки, аларны кемдер Хисси сүрәттән койган. Сихри төсләр иңдерелгән Бу манзарада оеп, Йөрисең, көзге урманны Җан-кальбең белән тоеп... Гаҗәеп мөкәммәллектә Каймаланган һәр бизәк, Барлык җәнлек өммәте һәм Һәр үсемлек, һәр бөҗәк, Тереклек сутын фатиха Итеп Раббыдан алган. Катгый яшәү канунының Күндәме булып калган. Үзенә бер иҗтиһатлык, Үзгә иҗади хәят. Көзге урманның сулышын Мин дә тойдым, ниһаятъ?!.. . #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ФәүзияМөхәммәтова #Көз #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары
84
0