"Кем каргады?"

"Кем каргады?"

Ольга аның шомырт-кара күзләренә карады. Ул күзләрдә, көчкә тыелып торган күз яшьләрен күреп, тетрәнеп китте, җаны сыкрады. Куе кара дулкын чәчләр... искитмәле чибәр. Хатипҗаны аның җилкәсеннән генә булыр иде. Рифкат белән Хатипҗан - бер-берсенә бөтенләй капма-каршы кешеләр. - Рәнҗемә миңа, Рифкат, - диде Ольга, авыр сулап, - тормыш миңа моның өчен җәзасын күптән бирде инде, ичмасам, син бәхетле бул. Юллар аерылган, язмышлар чуалган... - Истәлеккә, дип бирелгән фотосы әле дә дә гаилә альбомында саклануын, гомергә саклаячагын әйтмәде, билгеле. Юлларытагын шунда аерылды. Кайта-кайтышлый, юлы буе ул Рифкатне уйлады. Уйларының иге-чиге юк, уйлаган саен бутала гына барды.

Тэглар:

43

0