Айшанур

Айшанур

Кеше бәхете сиңа булмый Шуны аңларга кирәк. Аллаһның биргәненә Шөкер итәргә кирәк. Бәхет бит ул малда түгел, Күңел тынычлыгында, Һәркемнең дә бит бәхете Бары үзенең кулында. Бар малыңны кеше белән Бүлешә белергә кирәк. Бәхетле булыйм дисәң, Бул син мәрхәмәтлерәк. Бүлешергә син өйрәнсәң Әгәр кешеләр белән, Аллаһ сиңа кайтарыр Шул малны меңе белән. Малым юк бит минем, - дип Син беркайчан зарланма. Яхшылыгыңны өләш син, Ул да файда дөньяда. Файдасын бер дә күрмим, -дип Кул кушырып утырма. Синнән чыккан һәр яхшылык, Барыбер кайта ул сиңа.

Тэглар:

42

0