Сертотмас үрдәк

Сертотмас үрдәк

15 нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Сертотмас үрдәк Борын заманда башы бүрекле, аягы төкле бер үрдәк булган. Ул үзе, сайрый белмәсә дә, күргән бер кошына, хайванына, ерткычына озак-озак итеп яңа хәбәрләр сөйләргә ярата икән. Тегеләр аның сүзләрен тыңлый-тыңлый арып бетәләр, я бөтенләй тыңламый ташлап китәләр икән. «Ишеттеңме бер яңа хәбәр? Сиңа гына сер итеп сөйлим», – дип башлап китә торган булган ул сүзен. Бердәнбер көнне йорт хуҗасы үзенең этен иярткән, корыч балтасын биленә кыстырган да урманга киткән. Йортындагы һәрбер кош-кортына: «Өйдә юклыгымны берәүгә дә белдермәс булыгыз!» – дигән. «Нигә белдермәскә кушты икән?» – дип, үрдәк йөдәп чыккан, ләкин ни өчен икәнен һич төшенә алмаган. Кош-кортлар хуҗаларыннан башка бер кич кунганнар, берни булмаган. «Икенче көнне дә кайтмас бу», – дип, алар хуҗаны чакырып кайтырга берәрсен җибәрергә булганнар. «Син очасың да, син йөзәсең дә, син йөгерәсең дә, син бар!» – дигәннәр алар үрдәккә. «Ләкин берүк нишләп йөрүеңне берәүгә дә белгертәсе булма!» – дигәннәр. Үрдәк күнгән: «Ярар, сезнең хакыгыз өчен генә барсам барырмын инде», – дигән. Иртә торгач та үрдәк, уйлап-нитеп тормаган, тамагын туйдырган да, юлга чыккан. Башта ул канатларын кагып очкан, оча-оча бер елгага барып төшкән. Ишкәкләре – тәпиләр – үзендә булганга аптырамаган, йөзеп тә киткән. Елга буйлап озак йөзгәч, корыга чыгып, тәпи-тәпи дә йөгергән… Бара-бара куе бер урманга барып җиткән. Төрле тәмле җиләкләр, симез бөҗәкләр ашый-ашый, урманга кереп тә киткән. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #АбдуллаАлиш #СертотмасҮрдәк #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары

Тэглар:

57

0