Чукмар белән Тукмар
14 нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Чукмар белән Тукмар Бер әбинең ике әтәче булган. Бу әтәчләрнең берсе ак, берсе кара икән. Ул аларның икесен дә бертигез ярата икән. Әтәчләр күп вакытларын сугышып үткәрәләр, сугышырга тотынсалар, канга батып бетәләр икән. Ак әтәчне әби Чукмар дип, карасын Тукмар дип атаган. Чукмар чукырга бик оста, ә Тукмар бик оста тукмый икән.
46
0