Җан тынычлыгы

Җан тынычлыгы

15 нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Җан тынычлыгы Иртән елмаеп уянсаң Һәм торсаң өмет белән, Өеңнән кояш чыгачак, Сиңа ияреп, беләм. Күңелең урында булса, Җырлап яшисең, рәхәт. Китмәскә дип моң иңдергән Газиз халкыма рәхмәт! Сынаулардан яралса да Бу тормыш карурманы, Җанда иминлек барында, Юыла бар арганың. Борчулар каныга алмый,– Изгелектә ниятең. Уй-дәрьяда йөзә икән Ак җилкәнле милләтең... Кояш өеңә керәчәк, Сиңа ияреп, беләм. Теләгем бер – яшә, кешем, Җан тынычлыгы белән! #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТаһирШәмсуаров #Җантынычлыгы #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар

Тэглар:

51

0