Зифа Кадырова -Бәхеткәюл кайдан?

Зифа Кадырова -Бәхеткәюл кайдан?

«Мәхәббәт-мәхәббәт диләр, нәрсә соң ул? – Газаптан башка берни дә түгел. Мин кайчандыр Миргаянның мәхәббәтеннән көлгән кебек, Рамис тә минем мәхәббәттән көлеп, төкереп чыга да китә. Хәзер инде аңа кирәкмәгәч, ул мәхәббәтне балаларга багышладым. Рамис балалар алдында мине кыйнаганнан соң балаларның миңа карашы үзгәрде, тыңламыйлар. Әтиләре кебек, өстән генә әмер бирә башладылар. Кем уйлаган балалар шулай үзгәрер дип... Болай барса, мин аларны үзем генә җиңә алмам. Улым хәзердән үк: «Әтигә әләкләшмә, әләкләсәң, яхшылык көтмә», дип яный. Әтисе сүзләрен кабатлый, әтисе кебек кул күтәрмәс димә». Рамис дәфтәрне япты да: «Шул булды микәнни бәланең башы?» дип авыр сулап куйды. Әйе, булды шул андый хәлләр. Әтисе бик каты шелтәләде. Ул беркайчан да әтисенә каршы эндәшмәде, кайтты да Диләне бәргәләп атты. Ни хакынамы? — Башка хатыннар белән иркенләп йөрергә комачаулаган өчен. Әйе, ул аның яшьлеге белән дә исәпләшмәде, күзләрендә мөлдерәп торган мәхәббәтне дә кабул итә белмәде. Рамис үткәннәргә әйләнеп караса, үзе дә аңлый: хатасы да, гөнаһы да җитәрлек. Ник шул чаклы шашынды икән? Үткәннәргә әйләнеп кайтасы, чутсыз сөяркәләрне инде искә дә аласы килми. Никтер үз-үзенә ачуы килде. Бар да күз алдында. Гади генә шаярулар кебек иде дә... Әгәр дә улы белән шул хәл килеп чыкмаса, Дилә югалмаса, әйләнеп кайтыр идеме икән гаиләсенә? Үз тормышына әйләнеп карый да башын стенага орырдай була. Барысы да үз куллары белән җимерелгән.

Тэглар:

43

0