Зифа Кадырова - Бәхеткә юл кайдан?

Зифа Кадырова - Бәхеткә юл кайдан?

— Бүген суд була, барып тыңлап кайтыйм, тегеләргә күпме бирерләр? – диде иртән улын ашатканда. — Юк, барма, синсез дә бирерләр, — дип кычкырып җибәрде малае. Әтисе аптырашта калды. – Ничек инде барма, барам, сине шундый гарип итеп калдырганнары өчен әллә гафу итәр дип уйлыйсыңмы? Әле өстәп тә сорыйм. – Әти, барма, — дип елады Рөстәм әтисе чыгып киткәч тә. Рөстәм кыйналып аяксыз-кулсыз калды, хәрәкәтсез яткан бер кисәү агачына әйләнде. Ә менә баш белән йөрәк урынында, үткән тормыш та исендә. Әтисенең ниләр ишетеп кайтасын аңлаганга күрә җибәрәсе килмәде. Әтисе нинди хисләр, нинди караш белән кайтыр? Рөстәмдә хурлану да, кылганнары өчен гарьләнү дә барысын бергә җанын талады. Үзе рәнҗеткәнне яхшы аңлый, а менә башка ир-атның аның анасын мыскыл итүе ул башка нәрсә икән. Әгәр дә бу хәлдә калмаса, белер иде ул да аларның анасы белән нишләргә. Аналарына тимәсә дә үзләреннән үч алмыйча калмас иде. Ходай ник менә аны гына шул хәлгә калдырды соң, ух, ичмасам, куллары гына булса да йөрми бит. Рөстәм җаны өзгәләнеп кымшанырга маташты, сикереп торырдай булды. Ничек кенә эчтән өзгәләнмәсен, гәүдә кымшанмады. Рөстәм үзенең көчсезлегеннән өйне яңгыратып кычкырып җибәрде. – Әни, әни, син каргадыңмы, син кайда?! Ух, ничек яшим, ник үлмәдем, әни?! .Әтисе юкта эчен бушатып калыйм дигәндәй, жан ачысы белән такылдап елады, кычкырды. Буш фатирда яшь егетнең кычкырганын күршеләр дә ишетеп, тынсыз калып тыңладылар. Әтисе ниләр ишетәсен күзалдына да китермәде. Ә ишеткәннәр аны чыгырыннан чыгарды. Аның хатынын кыйнаганнар, көчләгәннәр, һәм моның барысы да үз баласы катнашында. Ул төнне нәрсә булганын яшь егет сөйләп бирде, аның гаебен тотып асарлык дип тапмадылар. Чөнки ул йоклап калган, ә уянганда, Дилә чыгып киткән булган. Ул улына да сукмаган, улы үзе суккан. Рамиснең калганын тыңлап бетерергә хәле калмады, торып чыгып китте. Урамдагы эскәмиягә чыгып утырды да аптырашта калды. Йә Ходай, нинди тормыш бу?

Тэглар:

61

0