Нәбирә Гыйматдинова "Синдә минем хакым бар"
15 нче көн. Синдә минем хакым бар Сәрвәр иде ул... Бу исем бүген бик еш кабатлана.Карчык аны артык яратты, артык очындырды. Каты кулы белән бүтәннәрнең хатасын төзәтте, ә оныкныкыларга күз йомды. "Ярамый" дип аны бер тапкыр да орышмады шикелле. " Сары чебеш", рөхсәтсез-нисез теләсә кемнең бакчасына кереп, җиләк, алма ашый, түтәлдән кыяр чүпли, кызарган помидорларны ботагыннан өзә. Карак дисәң - яшереп эшләми, матур итеп елмаеп, хуҗалаларга рәхмәт әйтеп калдыра. Морсада халык юмарт иде, берсе дә кызчыкның юлын бикләмәде.Хафизлар бакчасын да үз итте ул."Әй, аның ашавы соң, - диде әнисе.- Ярты алмадан туя. Чебеш хәтле гәүдәгә күпме кирәк. Улым, зинһар, күз-баш җимермә. Давыл оныгы ла ул".
Сылтамалар:
47
0