Нәбирә Гыйматдинова "Синдә минем хакым бар"
14 нче көн. Синдә минем хакым бар Йөз хатын белән чуалган тәкъдирдә дә мин Хәйдәрдән ваз кичмәс идем, тик аның "сөймәсәм дә" дигән сүзе бөтен җанымны актарды. Табигать шулай корылган, ул-ым, кыз-катын яратмаса да түзеп яши, ә ир-ат ... ир-ат үзгә тукымадан тегелгән.Бала хакы дими, никах хакы дими ул. Мин җыендым да: "Әйдә, Миңлекамал, дүрт ягың кыйбла", - дидем. Үпкәләмәдем, рәнҗемәдем, каргамадым, киресенчә, Хәйдәргә бәхет теләдем. "И-и, Ходаем, бу адәмеңне туры юлга күндер, ярата алу бәхете бир, азгынлык белән бер табактан ашаган хыянәтче ахирәтләремә карата гына күңелдә таш укмашты. Алар Хәйдәрдән миңа тиеш җылыны урлады, имеш.И-и, ахмак Миңлекамал! Кайда иде соң ул сиңа дигән җылы?!Авылга мин сирәк кайттым. Улым Ильдар әтисе белән аралашмады. Мин теләгән бәхет әллә Хәйдәрне тапмады, әллә читләтеп үтте: өч тапкыр өйләнеп тә, хатыннан уңмаган, бахыр. Дүртенчегә ул янә мине ярәшмәкче иде. "Кушылыйк, - диде, ах-вах итте, - сине сагынам, ялгыштым, кичер", - диде.
Сылтамалар:
39
0