XXIX ДӨНЬЯКҮЛӘМ #ӘДӘБИМАРАФОН 15 нче көн “Түз йөрәк”

XXIX ДӨНЬЯКҮЛӘМ #ӘДӘБИМАРАФОН 15 нче көн “Түз йөрәк”

Гүзәл Галләмова "Авылым-язмышым" Бигрәк аз йоклыйсың, әтиең кебек уңган булырсың, Аллаһ боерса, Ай, ай, киерелә, киерелә... Үс-үс, улым, үс әйдә, Дөнья бик киң, сыярсың. Аягың җиргә терәрсең, Башың күккә сузарсың. Бу җирләргә сыймасаң, Галәмнәргә чыгарсың. Күчтәнәчләр апкайтып, Әнкәеңне сыйларсың. Таифә арбадагы баланы башыннан аягына кадәр сыпырып сөйде. Артына Гөлфинә килеп басканын абайламады да. Ә Гөлфинә Таифәне артыннан кочты да: Ай Таифә апа, сиңа балаларны күпләп табып үстерергә насыйп булса, никадәр тел байлыгы биргән булыр идең аларга?! 72 нче бит #БелемРадиосы, #РадиоБелем, #ГүзәлГалләмова #БалыкБистәсе #түзйөрәк #әдәбимарафон2024 #әдәбимарафон #татнетныүстерүфонды #татарстанязучыларберлеге #АкБүренәшрияты #китап #тугантел #татартеле #үзүсеш #44

Тэглар:

43

0