Равилә Шәйдуллина "Алмагач дәресе" Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен шигырьләр җыентыгы

Равилә Шәйдуллина "Алмагач дәресе" Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен шигырьләр җыентыгы

📚 XXIX #әдәбимарафон Раян Равзутдинов, 5 яшь 15 нче көн "Сеңел кирәк" дәвамы Талчыбыклы бишектә. Мурат уйлап торды да Куна тактасы алды. Он салды, сот, май салды, Аннары уйга калды. Камыр батырны әнә Ясаганнар камырдан. Аннары тормышлары Үзгәргән, ди, тамырдан. Әни кыз алып кайтмый ич, Инде никадәр көтеп. Нәкъ Кәринәгә охшатын Ясыйм, ди, матур итеп. Зур күзләре урынына Зәңгәр чәчәкләр куям, Әбием уймагы белән Нәни иреннәр уям. Камыр матур булыр ул, Көлеп кенә торыр ул! Мурат бела, билгеле, «Камыр батыр» әкият. Нишләсен соң, аңа бит Сеңелкаш бик-бик кирәк. 34-35 битләр #әдәбимарафон2024 #татнетныүстерүфонды #татарстанязучыларберлеге #татартеле #китап #Белемрадиосы #Таттелеком #РавиләШәйдуллина

Тэглар:

71

0