
Әдәби марафон 2024
📚 XXIX #әдәбимарафон 🍂 💫14нче көн Алтын көзләр юып алды Үз эзләрен яфракларга Көз салып үткән инде... Күңел көзне көтмәсә дә, Җәй җирдән киткән иде. Шау чәчәкле җәйләремнән Аерыласы килми бит! Көзләр алар бигрәк моңсу... Бәхет вәгъдә итми күк. Белмәгәнмен, нәкъ шул көздә Сөйгәнем көтәчәкне: Мин бит җәйдән өмет иттем Бәхетле киләчәкне. Алтын көзләр юып алды Күңелем сагышларын. Мин дә көздә гаиләмнең Сәхифәсен башладым. (1997) #НаиләГаффарова #НурлыХәятем #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Таттелеком
104
0