13 нче көн Мәдинә Маликова Тылсым
Ходайга ышану ул мәхәббәт кебек бит. Чынлап сөйсәң, яраткан кешеңнең гаебен эзләмисең, ничек бар, шулай кабул итәсең, диләр. Бернигә карамый инанырга кирәк… Гади генә сүзләр Мидхәтнең күңелендәге авыр ташны кузгатып, җиңеләйтеп җибәргәндәй итте. Əйе, чыннан да, яратырга кирәк. Инанырга кирәк. Икеләнмичә-шикләнмичә яратырга, инанырга. Яратмыйча, инанмыйча яшәү яшәүмени ул?!
Сылтамалар:
55
0