12 көн Әмирхан Еники Әйтелмәгән вәсыять

12 көн Әмирхан Еники Әйтелмәгән вәсыять

— Нихәл, арумы, Миңлебай агай? — диде, авызын учы белән генә каплый төшеп. — Ә, синмени әле бу, Акбикә килен? Шөкер! — диде карт, тукталып. Җитмештән узган карчык аның өчен һаман да килен иде әле, һәм Акбикә дип тә бары ул гына дәшә, югыйсә авыл халкы карчыкны күптән инде Акъә-би дип кенә йөртәләр. — Каян кайтып киләсең болай? — диде карт. — Менә кизәк җыярга чыккан идем. — Ә, и ярый, ярый... Казан астында утның өзелмәве яхшы. Йә, үзең ару гынамы соң? — Шөкер иде әле, тик менә бу көннәрдә генә әллә нишләп хәлем китеп тора,— диде карчык һәм тирләгән битен яулык очы белән сөртеп алды.

Тэглар:

64

0