11 нче көн Данил Салихов Чукрак

11 нче көн Данил Салихов Чукрак

Әгәр сугыш чыкмаган булса, төрмә Нуриәхмәтнең башына җиткән булыр иде. Аның гомерен, бәлки, сугыш саклап калдыргандыр да. Имгәнгән аягы аркасында сугышка - алгы сызыкка, штрафбатка җибәрә алмаганга, хөкем җәзасын җиңеләйтеп, аны төрмәдән оборона заводына эшче көчләр җитмәгәнгә күрә, эшкә озаттылар. Ул анда тимер кырды. Ачлыктан кешеләр үлгәндә, аның кулында паёк иде. Сугыштан соң, хөкем җәзасы беткәннән соң гына, авылына кайтып егылды.

Тэглар:

123

0