Өзелгән чәчәк Рәфкать Кәрами

Өзелгән чәчәк Рәфкать Кәрами

Безнең колхоз авылда ике катлы унъеллык мәктәп салдыра иде. Җәйге каникул вакытында без - тугызынчы һәм унынчы класс укучылары шунда эшләргә булдык. Ләкин бәла аяк астында гына йөри икән. Беркөнне мин басмадан егылып төштем. Врачлар, баш миең селкенгән, диделәр. Менә хәзер район больницасында ятам. Көннәр күңелсез уза. Җан түзми, тизрәк авылга кайтасы, эшкә тотынасы килә. Тик монда врачлар хуҗа, беркая китеп булмый. Кырык эшең кырык якта җәелеп яту түгел, ник туган йортың дөрләп янмый, барыбер беркая жибәрмәсләр, Аларга мәктәп салу да кагылмый…

Тэглар:

108

0