
Рәшит Бәшәр "Әнием сөлгесе"
14 нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 *Әнием сөлгесе* Яңгыр яуган. Урамда Сулар күренеп тора. Ә һавада бик матур Сөлге эленеп тора. Мин йоклаганда, әни Элеп куйган ич аны. Шул сөлге белән кояш Сөртте юеш һаваны. Сокланып таң калмалы: Күктә бер тап калмады. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #РәшитБәшәр #Әнием сөлгесе #КачышлыУйныйТургай #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТәртипРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары
84
0