"Каракош" Нәбирә Гыйматдинова
15 нче көн Төкеренеп китеп барды егет. Ләкин абзыйның бер сүзе колак эчендә чебен кебек жуылдады да жуылдады: «Читтә сал, читтә сал, читтә сал». Шәп киңәш бирде түгелме соң Чтапаныч абзыең! Чынлап та, бер Кыязлы гынамыни Җир йөзендә, йөз алар, миллион алар. Читтәрәк тамыр җибәрүнең авырлыгы юк, әнә урман аша сикереп чыктың исә буп-буш авыллар сибелеп ята, чакрымнарга суз каланчаңны, артык җир умырасың, агай-эне, дип чуртым да тыймый, кулга сукмый. Тик Бәрия генә ризалашсын, ул гына чәпчемәсен. Ә ата белән әнкәгә әйтеп тел дә әрәм итәсе түгел, ике бетәшкән җан кая барып баш төртсен ди. Саплаган җеп энә артыннан иярә дә иярә инде ул. «Синең бүтәндә гаебең» диме чуаш тәресе. Нинди гаебе бар икән соң Рәхимҗанның авыл каршысында?
60
0