Әхмәт Фәйзи «Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте»

Әхмәт Фәйзи «Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте»

15 нче көн. Әкият. 3-4 нче битләр. «Болан кыз. Борын-борын заманда, Болгар дигән илдә, аучылар ыруында Азат Мәргән дигән бер аучы яши иде. Йөрәге юлбарысныкыдай кыю, күзләре лачынныкыдай үткен, аяклары боланныкыдай йөгерек иде аның; тоткан җирдән ут чыгара иде ул. Аучылар ыруы башка ырулар алдында үзенең Азат Мәргәне белән горурландылар, егетләр аның кебек булырга тырыштылар, кызлар аңа атап җырлар чыгардылар. Менә нинди иде аучы Азат Мәргән! Көннәрдән беркөн Мәргән, сукмаксыз җирдән сукмак ясап, бер кыядан икенче кыяга сикереп, тауга менеп китте. Шулвакыт ул ерак түгел генә бер кыя өстендә басып торучы бик матур бер боланны күрде. Мондый матур боланны Азат Мәргән гомерендә беренче тапкыр күрә иде. Аның матурлыгы белән сокланып ут хәтта үзенең аучы икәнен дә онытты...»

Тэглар:

83

0