
Раил Гатауллин «Иң зур сер»
13 нче көн. Шигырьләр. 104 нче бит. «Искә төшә балачак. Гомеребез агышларын Сизми калабыз кайчак. Олыгая барган саен Искә төшә балачак. Искә төшә бакча, мәктәп, Югары уку йорты. Искә төшә иң беренче Тойган мәхәббәт уты. Искә төшә һәрбер җиңү, Истә һәрбер җиңелү. Искә төшә елаган чак, Дөнья яңгыратып көлү. Искә төшә яхшы яктан, Искә төшә ут йотып. Яшьлек үтә... Ә вакытны Булмый гына туктатып.»
71
0