Әйтер микән таулар? Рәмис Аймәт

Әйтер микән таулар? Рәмис Аймәт

15 нче көн. #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Әйтер микән таулар?.. Таулар - сабыр, таулар әнкәй кебек Эчтән яна, эчтән көядер. Шул тауларга карап уйга калсам, Әнкәй төшә искә, нигәдер. Хәлсез куллар кебек, тауларымны Кочып алган күпме сукмаклар. Әйтер микән таулар, әнкәемнең Йөрәгенә күпме сукмак бар?! Араларда күпме таулар ята, - Сагынуларым салыйм кайларга?.. Мин дә бүген, сабырлыклар сорап, Башым салдым килеп тауларга. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #РәмисАймәт #Мәңгелексагыш #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #ЛениногорскМарафончылары

93

0