Мизгел. Рәмис Аймәт

Мизгел. Рәмис Аймәт

14 нче көн. #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Мизгел Бер мизгелдә балкып кояш чыга, Бер мизгелдә куба зилзилә. Мәңге сүнмәс дигән өметләр дә, Бер мизгелдә зеңләп өзелә. Бер мизгелдә күпме аклык сыйган, Бер мизгелгә - күпме каралык. Ак һәм кара... Юллар яра-яра, Гомер буе бара уралып. Бер мизгелдә кайгы-хәсрәт килә, Бәхетсезлек килә кешегә. Бер мизгелдә ачы күз яшьләре Әвереләләр шатлык яшенә. Үтә-үтә тормыш сынауларын, Бар әле, бар юллар ярасым. Яшисе бар әле, ялгый-ялгый Мизгел белән мизгел арасын. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #РәмисАймәт #Мәңгелексагыш #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #ЛениногорскМарафончылары

107

0