15 нче көн. Роберт Миңнуллин "Әнкәйне сайлап алмыйлар#
Әнкәсен, бик теләсә дә, Сайлап алалмый кеше. Әнкәйләрне Ходай бирә, Ул фәкать Ходай эше! Әнкәй ул чит-ят булалмый, - Газиз генә булала! Безнең өчен ул – Илаһи, Безнең өчен ул – Алла! Әнкәй ул гади булалмый, - Гүзәл генә булала! Әнкәеңә мәхәббәтле, Мәрхәмәтле бул, Бала! Әнкәй күңеле, һай, сизгер – Барсын да белә бит ул… Әнкәйне сайлап алмыйлар – Бердәнбер генә бит ул! #ТатарстанЯзучыларБерлеге #РобертМиңнуллин #Әнкәйнесайлапалмыйлар #Дөньякүләмәдәбимарафон: #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #МиллионТатар #НурлатМарафончылары
Сылтамалар:
87
0