15 нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Таһир Шәмсуаров "Әни"

15 нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Таһир Шәмсуаров "Әни"

Сагынганны, сиңа табынганны Әйтмәсәк тә беләм, тоясың. Әни барда язлар китми җирдән, Балкып тора күңел кояшың! Аның исеме белән уянабыз, Назлап иркәләвен көтәбез. Сабыйлыктан китеп булмый икән, Югыйсә бит күптән үскәнбез. Юлда арсаң, кыенлыкка тарсаң, Ярдәм сорап аңа дәшәсең. Тәрәзәдән сине күзләп торган Изге әни мәңге яшәсен! Шатлыгы да, сагыш-хәсрәте дә – Бар белгәне аның тик синдер. Борчуларга, зинһар, сала күрмә, Әниеңне бары сөендер! Мин бу хакта әйттем бугай инде, Кабатлыймын менә тагын да. Белмәгәннәр белсен, без бәхетле, Әниебез янда чагында! Ул яшәгән йортка табынганны Әйтмәсәк тә беләм, тоясың. Кадерләрен белсәк әниләрнең, Мәңге балкыр күңел кояшың! #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТаһирШәмсуаров #Әни #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары

Тэглар:

94

0