#Әдәбимарафон 14 нче көн Роберт Миңнуллин "Гарәп илендә"
Кала булган ком чүлләре, Бакча булган барханнар… Рәхәт чигәләр шушында Бар шәехләр, бар ханнар. Югыйсә, безнең шикелле Мөселман-әдәмиләр. Бүгенге ул бай шәехләр — Кичәге бәдәвиләр. Чүл өстендә - чын мөгҗиза, Чүл өстендә - әкият… Күңелләрендә булгандыр Ак әкият – ак ният! Мәңге дә ышанмас идем Үзем барып күрмәсәм, Ул әкият ишекләрен Үзем ачып кермәсәм Бик тырышсаң, була икән Җир өстендә дә җәннәт… Ни өчендер куйдым шунда Үз-үзебезне жәлләп. Ә безнең тормыш инде ул Ни тәмуг бит, ни җәннәт… Менә шулай, җәмәгать! 2003 ел, 242 нче бит #РобертМиңнуллин #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #Татарстанкитапнәшрияты #Таттелеком #44
102
0