Айшанур.
Көзнең быел үзенең матурлыгы, Һаман да җәй кебек җып-җылы. Әйтерсеңлә август башы гына, Табигатьнең үзенең законы. Рәхәт инде тышта җылы булгач, Җәйләр әле үтмәгән кебек. Бакчаларда кыяр үсеп утыра, Тәмнәре дә нәкъ җәйге кебек. Сирәк кенә сары яфрак оча, Сәлам, - диеп көзге көннәрдән. Шундый рәхәт, күңел күтәренке Көз кояшы коча иңнәрдән.
Сылтамалар:
49
0