Күз-колак

Күз-колак

Күз-колак Бик үтенде Сәрвәр апа: – Ышанам сиңа, күрше, Юлда безнең Мәдинәгә Күз-колак була күрче.     Кузгалып киттек. Калгыйбыз – Поезд тибрәтеп бара. Ул башын куйган иңемә, Бик якын безнең ара.     Мин кулын алдым кулыма, Йотылдым күзләренә. Хаҗәт түгел мондый чакта Мәхәббәт сүзләре дә…     Ай вагон тәрәзәсеннән Бармак янады безгә. Шунда Мәдинә әнисен Төшердек исебезгә.     Мин Сәрвәр апа әйткәнне Аңлавын бик аңладым, Ләкин нишлим соң, аныңча Күз-колак булалмадым!..     «Күз-колак бул» дип әйтүләр Бер гадәт-йола гына, Булмый яшьлек хисләренең Күзе дә, колагы да.

Тэглар:

53

0