
XXIX ДӨНЬЯКҮЛӘМ #ӘДӘБИМАРАФОН 14 нче көн “Түз йөрәк”
Гүзәл Галләмова "Авылым-язмышым" Туган йорты күз алдында гына булды. Бүген ул якка куаныч белән карый Вәсилә. Анда тормыш гөрли. Анда сөенер нәрсә бар! Озак кына уйланып басып торган икән шул аягы юешләнгәнен тойды. Капка төбендәге чирәм көндезге төсен үзгәрткән: галәмнең чиста, иртәнге саф, шатлыклы күз яшьләре төшкән дә, яшел төсе ачылып киткән. Вәсиләнең күзләреннән дә шатлыклы күз яшьләре тибрәде. Ничек куанмасын ди ул? Күп еллардан соң, туган йортына карап, канәгать хис кичерә бит ул. Аллага шөкер, әнинең рухы да сөенәдер.- Яшьле күзен кыса төшеп, туган йортына карап торды Вәсилә. Бүген ул шунда бара!... 59 нчы бит #БелемРадиосы, #РадиоБелем, #ГүзәлГалләмова #БалыкБистәсе #түзйөрәк #әдәбимарафон2024 #әдәбимарафон #татнетныүстерүфонды #татарстанязучыларберлеге #АкБүренәшрияты #китап #тугантел #татартеле #үзүсеш #44
137
0