"Кем каргады?"

"Кем каргады?"

Авылда абруйлы, көчле саналан гаиләнең өстенә мәңге юылмас зур тап төште. Ольга кайнанасы янына килде. Нишләтә ала иде соң ул ана аяз көндә адашкан баласын? Ни белән ярдәм итә ала яраткан адашкан баласын? Ни белән ярдәм итә ала яраткан килене Рәйханга?... Җитмәсә, күзләре дә сукыраеп бара. Соңгы арада күз яше күп түгелде. Ольга сораулы караш белән кайнанасына карап утырды-утырды да кара урманына кайтып китте. Юл бик озын, башта төрле уйлар кайный, йөрәк яна, күз яшьләре ага. Ир терәк, диләр, кая ул? Шундый авыр чакта хатынын да, балаларын да уйламады, гаиләне талап китте. Качарлык нинди гөнаһлар кылды икән, имансыз адәм актыгы? Түз йөрәгем, түз .. Авылдан ун чакрым читтәге карагай урманында өч бала белән эшсез, акчасыз яшәп булмый иде. Хатипҗаннан нибары бер сыер калды. Шул бер үгез бозау китергәч, Миңсылу апаның шатлыгы эченәсыймады: "Үстерик тә авылдан берәр йорт алырбыз", - дип хыялланды.

Тэглар:

57

0