"Кем каргады?"
Искәрмәстән кара болыт чыгып, бар дөньяны караңгылык басты, эре карлы буран купты. Урман өенең түбәсен алып атрдай булып, җил котырды, өйнең тирә-ягына кар өеме өйде. Җил ыңгырган тавыштан куркып, Румия белән Илдус әбиләренең алъяпкычы астына елыштылар. Миңсылу апа тавышсыз елый белә иде. Бу юлы да балаларга, буран улавына кушылып, ул да тыела алмыйча елады. Ольга караңгы төшкәч кенә өйгә керде. Бар җире ап-ак кар, әйтерсең кар бураны бар кайгылары белән күмеп китәргә теләгән. Аңа каравы куркыныч, ул бернәрсәгә яраксыз эт талаган иске бишмәткә охшап калган иде. Ут та алмый йокларга яттылар. Иксез-чиксез галәм киңлегендә буран котыра, кара урман бөгелә-сыгыла шаулый. Шул урман уртасындагы кечкенә генә иске йортның эчендә зур кайгы. Йорт эчендә кайгыдан укмашып, бер-берсенә сыенган тере җаннар. Бу кечкенә йортка килгән кайгыны котырган буран да баса алмый. Шушы төнне бәла-казасыз исән чыксалар...
47
0