"Кем каргады?"
- Әни, борчылма, Хәтипҗан булышыр. Бура саткан, болай эшләп җыйган акчалар бар, ярдәменнән ташламас, - дип юатырга тырышты. - Яхшы булыр иде шул, балам. Мондый вакытта бертуганнар ярдәм итмәсә, нишләмәк кирәк. Их, шулчакта улының нәрсәгә шулай ярсып йөрүен белсә икән ана, юлына аркылы ятар, атының ялына ябышып туктатыр, акылына китерер, иманына кайтарыр иде. Кайдан барысын да белеп бетерсең, улы күптән итәктән төшкән шул инде, ни теләсә шуны эшли. Эшкә җитез, бар кешегә ачык йөзле, үзенә "әни" дип өзелеп торган киленен бик ярата Вәсилә карчык. Улым бәхетенә җегәрле хатын туры килде, дип куана.
53
0