"Урланган яшьлек"

"Урланган яшьлек"

Зөһрә ашыкмый гына өйгә таба атлады. Башындагы мең төрле уй күңеленә тынгылык бирмәде. Миннән аерылса, бәхетле булыр, дип уйлыйлар... Бәлки шулайдыр да, тик бу тормышта кайда дөреслек, кайда чыгу юлы, кем белә? Мондый газаплы тормыш нигә кирәк?Бәлки, чынлап та, барысына да мин сәбәпчедер? Ни бирдем соң мин аңа? Балалар юк, гогруланырлык эш урыны да юк... Гомер үтеп бара, бар да ул теләгәнчә, башыңны иеп түз. Тик аларның берсенең дә аның урынында буласылары килми... Зөһрә соңгы вакытта әллә нинди уйлар белән яши, тик әлегә үзе дә бернәрсә аңламый. Әллә ирекле буласы, әллә башкача яшисе кидәме?.. Нәрсәнедер үзгәртергә кирәк, әйе, нидер эшләргә кирәк... Чоландагы караңгы бер почмакта кайнатасының качып кереп йөклый торган бер урыны бар. Никтер йокысы килеп йөри, чукынып китсеннәр, тик чәйнәсеннәр, диде дә Зөһрә шунда кереп ятты һәм йоклап та китте, хәтта кайнатасының кергәнен дә сизмәде. Ул да шыпырт кына шунда кереп чуммакчы иде дә, киленен күреп кире чыгып китте.

Тэглар:

71

0